Ирле- хатынлы Колесниковларның алтын туйлары

2015 елның 22 августы, шимбә

2015 елның 21 августында бик күркәм пар-  Римма Владимировна һәм Валерий Владимирович Колесниковларны хөрмәтләделәр. Алар матур гаилә булып,  бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр!

Әлеге тантаналы көндә аларны алтын туйлары белән котларга якыннары һәм туганнары килде. Шулай ук әлеге күркәм бәйрәмнәре белән  ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова тәбрик итте.

Римма һәм Владимир Колесниковлар  мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар. Аларга “Совет да любовь” истәлек медальләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International