ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2015 ел
шимбә
Бүген Лениногорск шәһәрендә яңа Никахлашу сарае ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

21
август, 2015 ел
җомга

Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл  ачылды.

Яңа өйләнешүчеләр өчен елның һәр фасылы һәм ае матур, шомырт чәчәк аткан майда, кызу июльдә, яисә суык декабрьдә язылышыргамы икәнен алар үзләре сайлый. Шулай да ГХАТ идарәсе белгечләре өчен август ае һәрвакыт иң кызу ай, чөнки туйларның күпчелек саны нәкъ менә шушы айга туры килә.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Михаил белән Гүзәлнең ярәшү йоласы  булып узды. Әлеге матур тантанага  яшьләрнең әти-әниләре, туганнары да  чакырулы иде. ГХАТ идарәсе  белгечләре Михаилны  - кияү, Гүзәлне – кәләш дип игълан итеп, булачак кайнананага бик  тә кирәкле  киңәшләр язылган буклет тапшырдылар. Моннан тыш яшьләргә бик  күп матур теләкләр теләнде.

20 август көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Бəдретдиновлар  гаиләсе  Шəрип улы  Лимар  һәм  Гəзим  кызы Флюраың  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.

Бүген 21 август көнне Минзәлә районы ГХАТ булегендә 2015 нче елның 100 гаиләсе теркәлде. Линар Фаттахов һәм Лилия Шигапова үзләренең гаиләләрен төзеде. Бу уңайдан без яшь гаиләне котлыйбыз, аларга матур тормыш телибез.

21 август – данлыклы совет һәм Россия актеры, цирк артисты, телевидение алып баручысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое Юрий Никулинны искә алу көне.

Бу көнне Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны һәм кунакларны Юрий Никулинның күпләргә таныш цитата һәм фразалары белән каршы алды.

Бу бәйрәм оештыруда ГХАТ булеге җитәкчесе –Гусманова Лилия Саим кызы катнашты. “Урам бәйрәменә” гаилә парлары балалары белән чакырылды. Аларга концерт курсәттеләр, уеннар уйнадылар, һәм КВН командасы кызык сценкалар куйдылар. ГХАТ булеге специалисты биш җыр җырлады.


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Администрациянең актлар залында 18 нче август көнне  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә узды.

“Мәктәпкә җые-нырга булыш”  хәйрия акциясе  күп балалы һәм социаль  яклауга  мохтаҗ   гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International