20 август көнне Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә Бəдретдиновлар гаиләсе Шəрип улы Лимар һәм Гəзим кызы Флюраың 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
50 ел бергә гомер иткән Бəдретдиновлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилялар исеменә Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.