ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Сарман районы Түбән Бикмәт авылында яшәүче Зәкиҗан Мөбәрәк  улы белән Саимә Закир кызы Исламовлар үзләренең тимер туйларын – 65 ел бергә гомер итүләрен, Саимә апаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Аларны юбилее белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары-туганнары килделәр. Зәкиҗан абый белән Саимә апага Котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында яшәүче Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызына 15 август көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул авыл мәктәбендә 38 ел укытучы булып эшләгән.
       19 август көнне узган бу тантанада булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшырылды. Мохтаҗ гаиләләргә булышу чарасында районның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
2015 елның 20 августында Чистай Никахлашу сараеның тантаналар залында ана ( гаилә ) капиталын тапшыру булды.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 26 августта үтә.
Әминә һәм Азат Камалетдиновлар, Жанна һәм Линар Саттаровлар, Елена һәм Руслан Кәримовлар гайләләрендә кыз балалар аваз салды. Аларга Алияна, Милана, Амелия исемнәре бирелде. Саттаровлар һәм Кәримовлар  күп балалы гаилә статусын алдылар.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан күп балалы гаиләдән беренче сыйныфка баручы Артур Ситдыйковка мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча әзерләнде һәм тапшырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина булачак мәктәп укучысына сәламәтлек һәм укуында уңышлар теләде.

 2015 елның 19 августында Буа муниципаль районы  ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты  тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы дүрт гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды идарәсе җитәкчесенең урынбасары Госманова Любовь Виктор кызы һәм “Кама” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Гыйсматуллин Рамил Гыйльмулла улы катнашты. Алар гаиләләргә ана капиталы дәүләт сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алма спасы – славян халыклары календарендагы көн. Ул чиркәү тарафыннан билгеләп үтелүче олы бәйрәмнәрдән санала. Дин тотучылар аны Преображение Господне дип атый. Чөнки бу көнне чиркәүләрдә үтүче келәүләрдә алмалар изгеләндерелә.

Әлеге христиан бәйрәме уңаеннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны алма уңышыннан авыз иттерделәр, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләделәр.

    Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парларның ярәшү көне булып үтте. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм истәлекле бүләк һәм туйга чакыру тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International