Әминә һәм Азат Камалетдиновлар, Жанна һәм Линар Саттаровлар, Елена һәм Руслан Кәримовлар гайләләрендә кыз балалар аваз салды. Аларга Алияна, Милана, Амелия исемнәре бирелде. Саттаровлар һәм Кәримовлар күп балалы гаилә статусын алдылар. Бәхетле ата-аналарны Пенсия фонды идарәсе башлыгы Станислав Тимофеев котлады һәм ана капиталын, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Әлмәт филиалы "Автоградбанк" вәкиле Елена Родионова да үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Гөлнара Абдуллина үзенең моңлы җыры белән бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте.