2015 елның 20 августында Чистай Никахлашу сараеның тантаналар залында ана ( гаилә ) капиталын тапшыру булды. Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. И. Ксенофонтов һәм Пенсия фондының Чистай территориаль бүлеге начальнигы Н. А. Сергеева тантаналы шартларда бәхетле ата- аналар: Юлия һәм Евгений Потущевларга, Алсу һәм Ренат Хәйруллиннарга, Ирина һәм Рушан Сөнгатуллиннарга сертификатлар тапшырдылар. Тантана сәбәпчеләре дә игътибардан читтә калмады. Бәйрәмдә катнашучы һәр балага уенчыклар җыелмасы тапшырдылар. ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н,.Белова- Реутина ихлас күңеленнән бәхетле әти- әниләрне икенче балалары туу белән тәбрик итте һәм аларга гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек теләде. Бәйрәм азагында матур традиция буенча Никахлашу сарае фонында истәлеккә фотога төштеләр.