Үрнәк гаиләләр – шәһәр күрке

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 26 августта үтә. Бу көнне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә аеруча зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне кабул итә.

Мондый чаралар район-шәһәрләрдә дә оешкан төстә үтә. Кичә шәһәребезнең Тантаналар сараенда шундый матур кичә булды. Бу көнне Чаллының социаль-мәдәни үсешенә аеруча зур өлеш керткән Маһинур һәм Габделхәй Сәмигуллин, Райчка һәм Николай Ипеев, Ирина һәм Юрий Смышляев, Галина һәм Валентин Миляев, Тамара һәм Хәкимҗан Шәкүров, Роза һәм Равил Зәйнуллиннарга җылы сүзләр әйтелде. Аларны Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Наил Мәһдиев тәбрикләп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Чаллының әлеге күркәм залына чакырылган һәр гаилә хөрмәткә лаек”, – дип хисләре белән уртаклашты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International