Зәйтүнә Фазылҗановага – 90 яшь

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында яшәүче Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызына 15 август көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул авыл мәктәбендә 38 ел укытучы булып эшләгән. Хәзерге көндә оныклар һәм оныкчыклар үстерүдә катнаша.  Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Түбән Көек авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Зәйтүнә Фазылҗанованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International