Сарман муниципаль районында Исламовлар гаиләсендә икеләтә юбилей

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Сарман районы Түбән Бикмәт авылында яшәүче Зәкиҗан Мөбәрәк  улы белән Саимә Закир кызы Исламовлар үзләренең тимер туйларын – 65 ел бергә гомер итүләрен, Саимә апаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Аларны юбилее белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары-туганнары килделәр. Зәкиҗан абый белән Саимә апага Котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алар авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 16 оныкларына, 15 оныкчыкларына куанып яшиләр. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын аларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International