21 август – Юрий Никулинны искә алу көне

2015 елның 21 августы, җомга

21 август – данлыклы совет һәм Россия актеры, цирк артисты, телевидение алып баручысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое Юрий Никулинны искә алу көне.

Бу көнне Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны һәм кунакларны Юрий Никулинның күпләргә таныш цитата һәм фразалары белән каршы алды. Актерның рольләре турындагы җылы хатирәләр, аның эчкерсез елмаюы, моң тулы күзләре миллионлаган кешеләрнең күңелендә уелып калган. Яңа өйләнешүче яшь парларга да шатлык-куанычлар, елмаюлар тулы бәхетле тормыш һәм эчкерсез мәхәббәт телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International