Яңа өйләнешүчеләр өчен елның һәр фасылы һәм ае матур, шомырт чәчәк аткан майда, кызу июльдә, яисә суык декабрьдә язылышыргамы икәнен алар үзләре сайлый. Шулай да ГХАТ идарәсе белгечләре өчен август ае һәрвакыт иң кызу ай, чөнки туйларның күпчелек саны нәкъ менә шушы айга туры килә. Август табигатьнең иң матур төсләрен үзенә алган, ямьле, уңыш китерә торган ай, шуңадыр яшь парлар августта никахларын теркәргә телиләр, алар тормышның да шундый матур һәм бәхетле, бәрәкәтле һәм кызык, балалары белән бергә гаилә учагының җылы һәм якты булуына ышаналар.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ай башыннан инде 170 яңа гаилә барлыкка килүнең дә августның популярлыгы турында сөйли. Туйлар гөрләп торсын!