Авыл җирлеге башлыкларына медиация турында

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

 Администрациянең актлар залында 18 нче август көнне  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә авыл җирлеге Башкарма комитетларының техник яктан хәлен яхшырту,  авыл җирлекләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү, налогларны җыю мәсьәләләре каралды.

Шулай ук бу киңәшмәдә Менделеевск районы Башкарма  комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Козырева Фаина Валентин кызы да чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларны гаиләдә булган конфликтларны һәм аерылышу вакытында килеп чыккан бәхәсләрне судка кадәр хәл итүдә кулланыла торган  медиация процессы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International