“Мәктәпкә җые-нырга булыш” хәйрия акциясе күп балалы һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла.
Быел 1 сентябрьдә беренче сыйныфка район мәктәп-ләренә 548 бала киләчәк. Шулардан 172 бала уку кирәк-яраклары алуда яр-дәмгә мохтаҗ. Җиңү паркына әти-әниләре белән бергә 92 кыз һәм малай чакырылды. Хәйрия акция бала-чага өчен күңелле һәм шау-шулы бәйрәмгә әверелде. Тирә-юньгә дә бәйрәм төсмере биреп, дәртле җырлар яңгырап торды, төрле уеннар, күңел ачулар, балалар паровозында “сәяхәт” итүләр оештырылды.