Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Михаил белән Гүзәлнең ярәшү йоласы булып узды. Әлеге матур тантанага яшьләрнең әти-әниләре, туганнары да чакырулы иде. ГХАТ идарәсе белгечләре Михаилны - кияү, Гүзәлне – кәләш дип игълан итеп, булачак кайнананага бик тә кирәкле киңәшләр язылган буклет тапшырдылар. Моннан тыш яшьләргә бик күп матур теләкләр теләнде.
Ярәшү кебек борынгы, матур йолага икенче сулыш өрү, аны яңарту, һичшиксез, гаилә институтын пропагандалауга зур этәргеч булачак.