2015 нче елның 9 нчы сентябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Чинчурино авылында яшәүче Матрина Анфиса Тимофеевнага 9 сентябрь көнне 95 яшь тулды. Юбилярны котларга районнан район Советы аппарыты җитәкчесе Людмила Владимировна Абрамова һәм Нармонка авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галина Петровна Зотова килгәннәр иде.Алар РФ Президенты В.В.Путинның колавын укыдылар һәм истәлекле бүләк белән чәчәкләр тапшырдылар.
Анфиса Тимофеевна үзенең үткән тормыш юлы истәлекләре белән уртаклашты.
1 нче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Менделеевск районында быел Өлкәннәр айлыгы игълан ителде. Өлкәннәр көне - изге һәм якты бәйрәм. Бу көнне без үзебезнең ата-аналарыбызны гына түгел, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребезне дә олылыйбыз. Әлеге бәйрәмнең әһәмитяе бик зур, чөнки ул өлкән кешеләрнең хәзерге заманда килеп чыккан проблемаларына игътибарыбызны юнәлтә. Без өлкәннәр турында кайгыртырга тиеш. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең артуы уйга да калдыра.
Гаилә – мәхәббәт, җылылык һәм яшәү чыганагы. Гаиләсе булган кеше бу доньяда үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп хис итә ала!
Хәер, җир йөзендә күп кешенең гаиләсе бар. Гаилә ул – ике кешенең уртак көч нәтиҗәсе. Аның бәхетле һәм гомерле булуы бары тик бездән генә тора.
“Нечкәбил-2015” аналык һәм гаилә күркәмлеге республика бәйгесендә Баулы районыннан Мәҗитовлар гаиләсе катнашты. Гаилә учагы саклаучы Гөлнара Мәҗитова физкультура укытучысы булып эшли, тормыш иптәше Рифат белән Кәмил улларын тәрбиялиләр.
Барлык бәйгеләр нәтиҗәләре буенча Мазитовлар гаиләсе кулинария бәйгесендә җиңгән өчен 3нче дәрәҗәле диплом алды. Аларга “Районның уңышлы гаиләсе” шәхси исем бирелде.
9 сентябрьдә, Халыкара матурлык көне уңаеннан, Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренә макияж буенча мастер-класс оештырды.
2015 елның 09 сентябрь көнендә Арча ЗАГСында Пенсия фонды идарәсе вәкилләре алты бәхетле анага тантаналы шартларда “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.
2015 елда дөньяга килгән 2500 нче сабый тууы Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә рәсмиләштерелеп узды. 2500 нче номер астында билгеләнеп төзелгән акт язуы 26 август көнендә туган Түбән Каманың яңа яшәучесе Андрейга бирелде. Андрей исеме борыңгы грек телендә “батыр” дигән мәгънәне аңлата. Лызловлар гаиләсендә бу малай икенче, куптән көтелгән сабый булып туды. ГХАТ идарәсенең белгече Гөлназ Андриянова бәхетле әти-әнине шушы шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга гаилә бәхете , ә нәни Андрейга тыныч балачак теләде.
Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” дип аталган хатын-кыз чибәрлеге һәм аналык ярышында 30 районының 50 катнашучы арасында 86нчы балалар бакчасының мөдире Гүзәл Идиатуллина җиңеп чыкты. Күпбалалы әни сәхнәгә үзенең зур, дус гаиләсе белән чыкты, һәм зур ярышның барлык этапларын уңышлы үтеп, яхшыларның иң яхшы катнашучы исемен яулады. Ул назлы йөрәкле, мәрхәмәтле ана һәм хатын гына булуын түгел, үзенең эш-төгәлен яхшы белүче шэхес икәнен исбатлады.