Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

      2015 нче елның 9 нчы сентябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Киңәшмә Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсенең адвокатура өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү, нотариат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве бүлегенең баш белгеч-эксперты – Г.М. Галлямова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

      Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-      үтәлеш дисципланасы;

-       гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;

-       2015 нче елның август ае буенча статистик күрсәткечләр (2014 нче елның августы белән чагыштыру);

-       2015 нче елның август аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;

-       гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерүне тәэмин итү;

-       Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;

-       2 экземпляр акт язмасын тикшерү;

-       Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;

-       ГХАТ электрон хезмәтләрен тәкъдим итү, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар белән эш;

-       Үлүне вакытында теркәү;

-       ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару;

-      Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аның хатыны исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесен үткәрү;

-       һәм башка сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International