2015 елда дөньяга килгән 2500 нче сабый тууы Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә рәсмиләштерелеп узды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2015 елда дөньяга килгән  2500 нче сабый тууы Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә рәсмиләштерелеп узды.  2500 нче  номер астында билгеләнеп төзелгән акт язуы  26 август көнендә туган Түбән Каманың яңа яшәучесе Андрейга бирелде. Андрей исеме борыңгы  грек телендә “батыр” дигән мәгънәне аңлата.  Лызловлар гаиләсендә  бу малай икенче, куптән көтелгән сабый булып  туды. ГХАТ идарәсенең белгече Гөлназ Андриянова бәхетле әти-әнине шушы шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга гаилә бәхете  , ә нәни Андрейга тыныч балачак теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International