Шатлыкны да, кайгыны да уртак бүлик без

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

          Гаилә – мәхәббәт, җылылык һәм яшәү чыганагы. Гаиләсе булган кеше бу доньяда үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп хис итә ала!

          Хәер, җир йөзендә күп кешенең гаиләсе бар. Гаилә ул – ике кешенең уртак көч нәтиҗәсе. Аның бәхетле һәм гомерле булуы бары тик бездән генә тора.

          Балык бистәсе районында гомер итүче, үрнәк гаиләнең чишмә башы булып торучы Алексей Михаил улы белән Валентина Николай кызы Калиновларда бүген зур шатлык – алар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр.

          “Көзнең игелек атнасы” кысаларында, матур гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләү өчен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина Калиновлар гаиләсендә кунакта.

          Балык бистәсе муниципаль районы җитәкчесе Илхам Госман улы Валеев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткереп, бәхетле, озын һәм тигез гомер теләделәр.

          Алтын, зөбәрҗәт туйларны тигезлектә каршы алу, кызганычка каршы, барлык кешегә дә тәтеми шул. Әммә дә ләкин яшь, әле яңа гына гаилә корган гаиләләр Алексей Михайлович белән Валентина Николаевнадан үрнәк алып яшәсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International