Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” дип аталган хатын-кыз чибәрлеге һәм аналык ярышында Түбән Кама яшәүчесе җиңеп чыкты

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

    Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” дип аталган  хатын-кыз чибәрлеге һәм аналык ярышында  30 районының  50 катнашучы арасында 86нчы балалар бакчасының  мөдире Гүзәл Идиатуллина  җиңеп чыкты.  Күпбалалы әни сәхнәгә  үзенең зур, дус гаиләсе белән чыкты, һәм зур ярышның барлык этапларын уңышлы үтеп, яхшыларның иң яхшы катнашучы исемен яулады. Ул назлы йөрәкле, мәрхәмәтле ана һәм  хатын гына булуын түгел, үзенең эш-төгәлен  яхшы белүче шэхес икәнен исбатлады.

Идиатуллинннар гаиләсенең  матур чыгышлары аркылы нык,чын туганлык хисләре һәм гаилә кануннарын төзуче кыйммәтләре  күренә.

 “Нечкәбил”  ярышын   оештыручыларның мөхим максатлары ГХАТ идарәсенең төп эшләре белән бәйле. Шуларга җәмгыяттә  гаилә статусын күтәрү , гаилә кыйммәтләрен саклаулары керә.  Шуңа да без барлык дәуләт һәм муниципаль идарәләренең бергә эш башкаруы файда китерүенә өметләнеп калабыз.

 Ә без узебезнең якташыбызны шушы зур,престижлы ярышта җиңуе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International