ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аларны  ике гаилә – Биектау авылыннан Эльза Гәрәева һәм Әлфия Хәмәтова алды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасының Биектау районындагы Идарәсе начальнигы  Эльмира Кәримова сертификатлар тапшырды, ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Җиһаншина   гаиләләрне шушы вакыйга белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлекләр теләде. Дәүләтебез сәясәтендә гаиләләр иминлегенә, балалар тууга  зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.

Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 200-нче сабый туды. Кораблевлар гаиләсенә тантаналы төстә – Кораблев Арсений Константин улына туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.

2015 нче елның 10 нчы сентябрендә Сарман муниципаль районында Заһриевлар, Сәлимҗановлар, Гайнуллиннар, Җиһангировлар һәм Хәкимовлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Аларны котларга район советы аппарат җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиев, район пенсия фонды җитәкчесе А.М.Харисов һәм “Автоградбанк” вәкиле А.Д.Мостафина килгәннәр иде. Алар әти-әниләргә һәм яңа туган балаларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсенең белгечләренә  шәһәребезнең типография йортыннан кызыл бәрхет тышлы Хөрмәт Китабы тапшырылды. ГХАТ идарәсенең белгечләре шушы китап ясавына барлык  җылылыклы мөнәсәбәтләре белән килде. Матур Хөрмәт Китабына танныклы гаиләләрнең исемнәре, аларның мизгелле вакыйгалары гынә түгел, Түбән Кама  шәһәребезнең мөхим һәм кызыклы тарих битләре дә булачак.

Быелгы сентябрь ае Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Нух Лотфулла улы һәм Нәкыя Нуриәхмәт кызы Рәхмәтуллиннар өчен аеруча истәлекле. 8 сентябрь көнне Нәкыя апага 90 яшь тулды,  ә 12 сентябрь көнне аның тормыш иптәше Нух абый да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

    Зәй муниципаль районында 400 нче бала тууы теркәлде. Ул  2015 нче елның 2 сентәберендә Зәй шәһәрендә туган Халиуллина Зәринә Айрат кызы. Зәринә әтисе Айрат Рәшид улының һәм әнисе Светлана Рәис кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Зәринәнең әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

    Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 50 ел бергә гомер иткән Болдовлар Владимир Алексей улы белән Наталья Николай кызын хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярнарга шушы көннең якты истэлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды. 

Сабый 25нче августа дөньяга килә.

Исем теркәү тантанасында ЗАГС белгечләре анага баланың туу турында танулыкны тапшырдылар һәм исемнең мәгънәсе турында сөйләп үттеләр. Иске славян телендә Богдан исеме – Ходай бүләге дигәнне аңлата.

     Республика башлыгының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмергә, гөлбакчага әверелдерегә булышты.Бүген инде Азнакакйда кайда ял итеим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр.

Капиталь ремонтка ябылган район мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Иркен фойега узуга  сулдан, элекке китапханә урынында,ЗАГС бүлеге эшли башлады. Яңа залда инде беренче теркәү акты башкарыла иде. Иске матак авылында яшәүче Максим һәм Алинә Чубаковлар гаиләсендә өченче бала туган. Аңа Амалия дип исем кушып теркәделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International