Аларны ике гаилә – Биектау авылыннан Эльза Гәрәева һәм Әлфия Хәмәтова алды.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасының Биектау районындагы Идарәсе начальнигы Эльмира Кәримова сертификатлар тапшырды, ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Җиһаншина гаиләләрне шушы вакыйга белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлекләр теләде. Дәүләтебез сәясәтендә гаиләләр иминлегенә, балалар тууга зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.