Зәй муниципаль районында 400 нче бала тууы теркәлде

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

    Зәй муниципаль районында 400 нче бала тууы теркәлде. Ул  2015 нче елның 2 сентәберендә Зәй шәһәрендә туган Халиуллина Зәринә Айрат кызы. Зәринә әтисе Айрат Рәшид улының һәм әнисе Светлана Рәис кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Зәринәнең әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

 

Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр
чакта булсын юаныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International