Сарман муниципаль районында ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 10 нчы сентябрендә Сарман муниципаль районында Заһриевлар, Сәлимҗановлар, Гайнуллиннар, Җиһангировлар һәм Хәкимовлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Аларны котларга район советы аппарат җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиев, район пенсия фонды җитәкчесе А.М.Харисов һәм “Автоградбанк” вәкиле А.Д.Мостафина килгәннәр иде. Алар әти-әниләргә һәм яңа туган балаларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Вәлишина әниләргә көч һәм сабырлык, нәниләргә сәламәтлек, нык булып үсүләрен теләде.

Чакырылган кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Барлык әти-әниләргә, балаларга иминлек, мул тормыш теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International