Сарман муниципаль районы Җәлил бистәсендә яшәүче Нәкыя һәм Нух Рәхмәтуллиннар өчен сентябрь ае – аеруча истәлекле

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Быелгы сентябрь ае Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Нух Лотфулла улы һәм Нәкыя Нуриәхмәт кызы Рәхмәтуллиннар өчен аеруча истәлекле. 8 сентябрь көнне Нәкыя апага 90 яшь тулды,  ә 12 сентябрь көнне аның тормыш иптәше Нух абый да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Аларны гомер бәйрәмнәре белән район җитәкчелеге тәбрикләде, һәр икесенә дә Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Нух ага сугыш ветераны, Накыя апа тыл ветераны  гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.  Бүген оныклары, оныкчыклары шатлыклары белән яшиләр. Без дә юбилярларны котлап, киләчәктә дә тигез, сау-сәламәт булып, тагын бик күп еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International