Капиталь ремонтка ябылган район мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Иркен фойега узуга сулдан, элекке китапханә урынында,ЗАГС бүлеге эшли башлады. Яңа залда инде беренче теркәү акты башкарыла иде. Иске матак авылында яшәүче Максим һәм Алинә Чубаковлар гаиләсендә өченче бала туган. Аңа Амалия дип исем кушып теркәделәр.