Бу тантаналы чарада “Шәһәр көнендә” үзләренең никахларын теркәгән яшь парларны һәм шул көнне әти булып, туган улына сирәк исем Устин дип исем кушкан әтине котладылар. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды
Бүген 11 нче сентябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ике яшь гаилә никахы теркәлде. Яшь Кочевановлар һәм Моряшовлар гаиләләре чит кешеләренең кайгыларына тыныч кына кала алмады, беренчеләрдән булып, авыр чир белән чирләүче балалар фондына үзләренен өлешләрен керттеләр.
2015 елның 11 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Ершковларның яшь гаиләсе иреште.
11 нче сентябрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын теркәде. Яшь гаиләләр һәм аларның кунаклары чит кешеләр кайгысына битараф калмадылар, балалар хосписы пациентлары фондына үзләренен өлешләрен керттеләр. Олы йөрәкле булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
2015 елның 11 сентябрендә Чистай никахлашу йортында Чижун Екатерина Валерьевна белән Исламов Артем Илшат улының никахлары теркәлде. Яшь парлар "Сөюче йөрәкләрдән игелекле эшләр өчен" дигән шәфкатьлелек акциясендә катнаштылар. Барлык җыелган акча Казанның балалар хосписына җибәреләчәк.
ЗАГС бүлеге белгечләре "Гаилә сагы" акциясен дәвам итәргә булдылар Һәм илебезнең яңа гражданнарга үз гаилә сагларын тапшырдылар. Шул ук вакытта “Ак Барс-Мед” медицина белгече И.В.Черноталова тарафыннан медицина полислары бирелде. Яңа туган балаларга һәм әти-әниләрегә белгчеләр чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын һәм тыныч тормыш теләделәр.
2004 елдан бирле Татарстанда “Нечкәбил“ - “Татарстан гаиләләре фестивале“ үткәрелә. Әниләр һәм гаиләләрне данлаучы әлеге бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Рөстәм Миңнеханов яклавы астында үтә.
Шәйхетдинов Руслан белән Алия гаиләсендә икенче шатлык – икенче кыз бала дөньяга килгән. Балага Лилияна исеме бирелеп беренче документ - туу турындагы таныклык тапшырылды. ГХАТ бүлеге белгече Шәфикова Л.А. документ белән бергә гаилә сакчысы тапшырды. Гаилә сакчысы Лилиянаны һәрьяклап саклар һәм яхшы гамәлләр генә кылырга өндәр дип ышанып калабыз.
ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.