2004 елдан бирле Татарстанда “Нечкәбил“ - “Татарстан гаиләләре фестивале“ үткәрелә. Әниләр һәм гаиләләрне данлаучы әлеге бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Рөстәм Миңнеханов яклавы астында үтә.
“Нечкәбил – 2015“ бәйгесенең район турына берничә кандидат сайлап алынды. Сайлап алу турында алар арасыннан Сосновка авылы башлангыч мәктәбе укытучысы Людмила Прокопьевага өстенлек бирелде.
25 июньдә Казанда үткән зона турында Людмила Прокопьева үзенең кул эшләрен, гаилә альбомын, гаиләсе турында презентация, гаиләсе яулаган бүләкләрне тәкъдим итте, әңгәмә узды. Нәтиҗәдә райондашыбызны конкурсның ярымфиналына сайлап алдылар.
Ярымфиналга Л.Прокопьева фотоархив, язма эшләр, шигырьләр, чыгыш ясау сценариесе, фонограмма әзерләргә тиеш иде. Барлык эшләрне башкарганнан соң, Ульяновка урта мәктәбе укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, Нина Ефимова җитәкчелегендәге “Юрай“ вокаль ансамбле, Гөлнара Зайцева җитәкләүче “Росинка“ балалар бию ансамбле, Людмила Прокопьеваның үз ансамбле - “Сосновка сандугачлары“ ярдәме белән әзерләнгән чыгыш ярымфиналда - “Казань Арена“ сәхнәсендә күрсәтелде.
“Нечкәбил – 2015“ конкурсының ярымфиналыннан Людмила Прокопьева Фестивальдә катнашучы Дипломы, “Мирас“ номинациясендә 2 дәрәҗә Диплом, кулинарлар бәйгесендә җиңү яулап 3 дәрәҗә Диплом, Чирмешән районы җитәкчесе Ф.Дәүләтшинның “Районның уңышлы гаиләсе“ Дипломы һәм бик күп бүләкләр алып кайтты.
“Нечкәбил – 2015“ бәйгесенең финалы 2015 елның ноябрендә башкалабыз Казанда үтәчәк. Райондашыбыз Л.Прокопьева финалга үтеп, анда да уңышлар яулар дип өметләнәбез.