2015 елның 09 сентябрь көнендә Арча ЗАГСында Пенсия фонды идарәсе вәкилләре алты бәхетле анага тантаналы шартларда “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.
Тантанада катнашкан гаиләләрне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р.И.Нурмөхәммәтова, Автоградбанк белгече Ахмадуллина А.А. котладылар һәм сертификатлар белән беррәттән бүләкләр тапшырдылар.
“Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т. һәм җитәкче урынбасары Гаранина В.В. бәйрәмдә катнашучыларга гаилә бәхете, сәламәтлек теләделәр.