1 нче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Менделеевск районында быел Өлкәннәр айлыгы игълан ителде. Өлкәннәр көне - изге һәм якты бәйрәм. Бу көнне без үзебезнең ата-аналарыбызны гына түгел, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребезне дә олылыйбыз. Әлеге бәйрәмнең әһәмитяе бик зур, чөнки ул өлкән кешеләрнең хәзерге заманда килеп чыккан проблемаларына игътибарыбызны юнәлтә. Без өлкәннәр турында кайгыртырга тиеш. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең артуы уйга да калдыра.
Айлык кысаларында 9 нчы сентябрь – Халыкара матурлык көнендә Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге авыл җирлеге секретарьлары белән берлектә гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 20 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыккан Г. А. Загрутдинованы кайнар котлады һәм аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар теләде.