Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлегендә Халыкара матурлык көне

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

9 сентябрьдә, Халыкара матурлык көне уңаеннан, Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренә макияж буенча мастер-класс оештырды.

Һөнәри визажист матурлыкны көн буена саклау өчен берничә файдалы киңәш бирде. Дәүләт хезмәткәренең эстетик йөзе, хезмәтендәге тырышлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы һәм аралашу культурасы белән беррәттән, гражданнар белән эшләүнең мөһим өлеше булып тора. Әлеге сыйфатлар диалог урнаштыру һәм үзара аңлашуның нигезе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International