ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Казанда гаилә мәсьәләләрендә психологик һәм хокукый яктан мәгълүматлаштырырга юнәлдерелгән радиотапшырулар циклы башланып китәчәк. "Гаилә эшләре" проекты кысаларында профессиональ психолог һәм Казанның ГХАТ Идарәсе вәкиле радиотыңлаучыларның гаилә мөнәсәбәтләре турында сорауларына җавап бирәчәкләр. Беренче тапшыру 10 сентябрьдә 20.00дән 21.00 сәгатькә кадәр барачак.
8 сентябрь көнне үлем очракларын киметү буенча район ведомстволары комиссиясенең чираттагы утырышында Зәйдә соңгы елларда һәм быелның 6 аенда халыкның үлеме белән бәйле сәбәпләргә нигезләнеп, аны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәштеләр.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелды. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.

 8нче сентябрьдә ЗАГС бинасында кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Әниләр арасында икенче һәм өченче бәләкәчләрен алып кайтучылар бар иде. Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров сүзләренчә, бүгенге көндә 1030 гаилә ана капиталына ия булган, аларның 850се аны максатчан файдаланган да инде. Бүген сертификатның күләме – 453 мең 26 сум. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина да бәхетле әниләргә изге теләкләрен юллады.

        Тукай районы Колыш авылында “Оҗмах әниләрнең аяк астында” дигән кичә узды. Бәйрәмдә кайнаналары белән тату гомер иткән гаиләләр чакырылды. Кичәдә шулай ук яшь гаиләләр дә катнашты.

Сарман районы Рангазар авылының хөрмәтле кешеләре - хезмәт ветераннары Миңненур һәм Шәмгун Габдуллиннар бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларны бриллиант туйлары белән авыл җирлеге җитәкчесе Г.Б.Барыев котлады.

Конкурсның организаторы “Лениногорские Вести” редакциясе булды. Бу конкурста 8 пар катнашты. Җиңүче гаилә Звездин Ярослав белән Ленара гаиләсе булды. Бу пар бүләккә – электромясорубка алды. Калган парларга мунча сөлгеләре бирелде. Барлык парларга исәнлек-саулык, тигез, тыныч тормыш телибез.


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Хисамиева Камилә Минһаҗ кызына 7 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Хисамиева Камиләнең ире Бөек Ватан сугышында катнашкан.

       Менделеевск  муниципаль районы   башлыгы В. С. Чершинцев өлкән кешеләрнең һәрберсенә  аерым игътибар күрсәтү мәмкинлеге булсын өчен  2015 нче елда өлкәннәр айлыгы игълан итте.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парлар “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  бик теләп катнашалар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International