2015 елның 28 августында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 1919 номерлы карар нигезендә 5-6 сентябрь көннәре республикабыз шәһәр һәм районнарында Парк һәм скверлар көне буларак билгеләп үтелде. Шушы уңайдан быел Теләче урта мәктәбе янәшәсендә республика Президенты программасы нигезендә төзелгән паркта, Теләченең үзәк ял паркында бәйрәм чаралары булып үтте. Әлеге чаралар җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне, табигатьне саклауга, парк һәм скверлар булдыруга, аларны кадерләп саклауга юнәлдерү өчен үткәрелә. 5 сентябрь көнне үткән әлеге чарага өстән яңгыр явып торуга да карамастан халык күпләп җыелган иде.
Менделеевск шәһәренең Ленин скверы шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен күңел ачу урыны булып тора. Монда җәяүләп йөрер өчен урын җитәрлек. 5 нче сентябрьдә мәйданда шәһәрдә яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтү уңаеннан зур концерт программасы күрсәтелде.
5 сентябрьдә Алабуга ЗАГС бүлегендә 500 нче яшь парның өйләнешү тантанасы булды. Бу матур номер астында алабугалылар – Устиновлар гаиләсе өйләнеште.
Буа муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акция максаты – төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына.
Никахлашу тантанасыннан соң, яшь гаиләләр балаларга исәнлек-саулык теләп кубка акча салалар.
Тәтеш муниципаль районының Башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәмне ачып җибәрде һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә шәһәр халкын бәйрәм белән тәбрик итте.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы ТР юстиция Министры Лариса Глухова тәтешлеләрне тантаналы рәвештә Парклар һәм скверлар көне белән тәбрик итте.
2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 900-нче баланың тууы теркәлде. Кечкенә Александр – Петр белән Татьянаның беренче балалары. Әлеге гаиләгә ак бәхетләр, игелекләр һәм иминлек телибез.
Анын оештыручылар – конкурсының дирекциясе хатын-кызлар матурлык "Нечкәбил" Һәм иҗтимагый хәрәкәте "Президент белән Бергә". Шулай ук фестивальдә Лениногорск районы Ивановка авыл җирлеге Афанасьевлар гаиләсе катнашты. Әнисе Гөлфия Рәис кызы, ул ук –Ивановка авыл мәдәният Йорты директоры – "чәчкә" өстәл әзерләде. Аның гаиләсе – «Успешная семья района» исеменә лаек булды. Конкурста катнашучыларның гаилә гадәтләре турында ирләре, балалары, әбиләр һәм бабайлар сөйләргә ярдәм итте.
Алексеевск муниципаль районында парк һәм скверлар көнен билгеләп үттеләр. Яшҗ парлар “Җиңү” паркында һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алтын туй – ул парларның 50 ел бергәләп яшәве. Үзләренең алтын туйларына җитә алу күп кенә кешеләрнең хыялы. Тәтеш муниципаль районында яшәүче Динә Николаевна һәм Николай Иванович 5 сентябрь көнне үзләренең соклангыч юбилейларын билгеләп үттеләр һәм районнан кунаклар кабул иттеләр. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова юбилярларны кайнар котлады һәм аларга котлау открыткасы, истәлекле сувенир һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.Юбилярларга алдагы тормышларында бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.