2015 елның 28 августында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 1919 номерлы карар нигезендә 5-6 сентябрь көннәре республикабыз шәһәр һәм районнарында Парк һәм скверлар көне буларак билгеләп үтелде. Шушы уңайдан быел Теләче урта мәктәбе янәшәсендә республика Президенты программасы нигезендә төзелгән паркта, Теләченең үзәк ял паркында бәйрәм чаралары булып үтте. Әлеге чаралар җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне, табигатьне саклауга, парк һәм скверлар булдыруга, аларны кадерләп саклауга юнәлдерү өчен үткәрелә. 5 сентябрь көнне үткән әлеге чарага өстән яңгыр явып торуга да карамастан халык күпләп җыелган иде.