5 сентябрьдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында Скверлар һәм парклар көненә багышланган гаиләләр спорт бәйрәме булды.
Ярышлар нәтиҗәсе түбәндәгечә: беренче урынны, тәрбиягә алынган кызлар гаиләсе буенча Козловлар гаиләсе алды, икенче- Гордеевлар гаиләсе, өченче-Сметаниннар гаиләсе. Тәрбиягә алынган малайлар гаиләсе буенча, беренче урында-Хуңаковлар гаиләсе, икенче-Садовниковлар гаиләсе, өченче- Кузьминнар гаиләсе.
Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәрендә 5 сентябрь көнне “Парклар һәм скверлар” көне үткәрелде. Бу чарада мәдәният министры А.М. Сибагатуллин һәм Лаеш муниципаль райолны башлыгы М.П. Афанасьев катнаштылар.
Чара барышында оешмалар арасында ризыклдар дегустациясе үткәрелде. ГХАТ бүлеге бу чорада катнашып, ике балдак һәм йөрәк рәвешендә торт пешерде.
Парклар һәм скверлар көнендә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында, күпләр ерып чыкмаслык сазлык җирләр итеп хәтерләгән урында, түгәрәк күле, дугалы басмасы, якты фонарьлары, уңайлы утыргычлары, такыр юлллары, чәчәкләре-гөлләре, хәтта зур фонтаны да булган чып-чын ял паркы үсеп чыкты.
5 сентябрь көнне Питрәч районнынды зур бәйрәм уткәрелде. Иртән яңа тозелгән Хәтер паркында выставка оештырылды, ГХАТ булеге янындагы паркта яшь парлар язылышты, төрле милләтләрнен туй үткерү куренешләре күрсәтелде. Кич белән барлык халык стадионга юнәлде. Анда бик зур һәм матур бәйрәм үткәрелде.
5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.
Гаилә кору-тормышта иң истә кала торган һәм тантаналы вакыйгаларның берсе.
Әлмәт шәһәренең яшәүчеләре Чулпан һәм Айгөл Хаерулиннар өчен бу көн аеруча истәлекле булып калачак, чөнки алар 2015 елның 1000-нче пары булып теркәлде.
Бүген 4 нче сентбрь көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә Кишев Андрей белән Габидуллина Элҗвираның никахы теркәлде. Яшь гаилә чит кешеләренең кайгыларына тыныч кына кала алмады, беренчеләрдән булып, авыр чир белән чирләүче балалар фондына үзләренен өлешлярен кертте. Сезгә яшьләр рәхмәтебезне җиткерәбез һәм исәнлек-саулык телибез! Яхшылыклар гына күрсәтеп яшәгез!
Әлмәт муниципаль районында яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу истәлекле чара, традиция буенча, Яшьләр үзәгендә УФМС бүлеге җитәкчесе Ильдар Губаев, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Валентина Фефелова һәм башкалар катнашында үтте. Айрат Хайруллин кулыннан 150 егет һәм кыз мөһим документны алдылар.