Әлмәт муниципаль районында паспортлар тапшыру

2015 елның 4 сентябре, җомга

Әлмәт  муниципаль районында яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу истәлекле чара, традиция буенча,  Яшьләр үзәгендә УФМС бүлеге җитәкчесе Ильдар Губаев,  яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Валентина Фефелова һәм башкалар катнашында үтте. Айрат Хайруллин кулыннан 150 егет һәм кыз мөһим документны алдылар.

Ел башыннан бирле үткәрелгән 5 тантана вакытында инде 1280 паспорт тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International