5 сентябрь көнне, Сарман район үзәгендәге ял паркында Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде. Иң элек район җитәкчелеге, оешмалар вәкилләре илебез азатлыгы өчен яуларда башларын салганнар истәлегенә куелган монументка тәкыялар салдылар. Соңыннан бәйрәм ял паркында дәвам итте. Бу көнне төзекләндерү эшләреннән соң паркның ачылуы игълан ителде. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары зур концерт куйдылар, күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды, уеннар уздырылды, сәүдә нокталары эшләде. Бу парк яшьләрнең, яңа өйләнүче парларның да яраткан урыны. Яшь парлар үзләренең никахларын рәсмиләштергәч, хөрмәт йөзеннән мәңгелек утка чәчәкләр салалар.