5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.
Шулай итеп, 2015 елның 8 ае эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 6 022 актка күбрәк (37 748 һәм 31 726).
2015 елның 8 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 37748 туу турында акт теркәлгән, бу 2014 елның шул аралыгы күрсәткече белән чагыштырганда 434 актка кимрәк. Аларның 18882 - ир бала (50,1 %), 18866– кыз бала (49,9 %). Республиканың 361 гаиләсендә игезәкләр туды.
Дәүләт тарафыннан башкарылучы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар, ана (гаилә) капиталы үз нәтиҗәләрен бирә.
2006 елда беренче булып туган балалар өлеше - 59,5 %, икенче һәм аннан соң туган балалар өлеше – 40,5% булса, быел беренче һәм икенче булып туган балалар өлеше 42шәр %, 12 % - өченче, 3,4 % - дүртенче һәм аннан соң туган балалар.
Әлеге елда балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Матвей, Данил, Александр, Егор, Максим; кыз балалар өчен – Әминә, Ясминә, Азалия, Виктория, Арина, Анастасия, Милана, Ралина, София, Самира.
2015 елның 8 аенда 19925 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1969 парга кимрәк.
Татарстан Республикасында һәр 5енче никах - катнаш милләтле. 2015 елның 8 аенда 3581 катнаш милләтле никах теркәлгән (2014 елның 8 аенда - 4043), бу – барлык теркәлгән никахлар санының 18 % тәшкил итә (Россия Федерациясе Конституциясе, “Гражданлык хәле актлары турында” Федераль законы нигезендә гариза бирүченең милләте аның теләге буенча күрсәтелә).
Аерылышуны теркәү турында актларның кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә.
Шулай итеп, 2015 елның 8 аенда 8631 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 13,7 % кимрәк.
Казан шәһәре буенча 2015 елның 8 аенда никах өзү актлары саны 2014 елның шул аралыгы белән чагыштырганда 9,3 % кимегән, Яр Чаллы шәһәрендә – 13,8 %. Татарстан Республикасы районнарында аерылышуны теркәү актларының кимүе 16,6 % тәшкил итә.
2015 елның 8 аенда 31726 үлү турында акт теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1,2 % күбрәк.