Әлмәт муниципаль районында 1000-нче пар теркәлде

2015 елның 4 сентябре, җомга

Гаилә кору-тормышта иң истә кала торган һәм тантаналы вакыйгаларның берсе.

Әлмәт шәһәренең яшәүчеләре Чулпан һәм Айгөл Хаерулиннар өчен бу көн аеруча истәлекле булып калачак, чөнки алар 2015 елның 1000-нче пары булып теркәлде.

ГХАТ идарәсе белгечләре аларның никахларын тантаналы рәвештә үткәреп, яшьләргә меңнәр арасыннан иң бәхетле булуларын, барлык хыялларның чынга ашуын теләп, гаиләнең беренче документын- язылышу турында таныклыкны тапшырды.

Бу көнне Әлмәт шәһәрендә барысы 20 пар язылышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International