5 сентябрь көнне Кама Тамагы районында яңа парк ачылды

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Шимбә көн барлык халыкны яңа паркка жыйды. Сәхнәгә юбилярларны котларга ГХАТ булеге җитэкчесе Елена Халикова чыкты. Бу елда безнен район юбилярларга бай.  Безнен райондашлар Ронновы Борис Федорович һэм Тамара Владимировна һэм Гайнуллины Идвард Хайруллович һәм Наҗия Назибовна узләренең 50 ел бергэ яшәуләрен билгеләп уттеләр. Ә Гафиатуллин Фәрит Абдрахманович һэм Тәскирә Борхановна 60 ел бергә гомер иткәннәр. Монда райондашлар алдында өч юбилей туе теркәлде. «Яшьләр» тагын бер мәртәбә никахлашу китабына кул куйдылар.

 Котлау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов чыкты.

Барлык юбилярларга Район башлыгы ярдәмчесе Газинур Габидуллин  рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International