Парклар һәм скверлар көнендә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында, күпләр ерып чыкмаслык сазлык җирләр итеп хәтерләгән урында, түгәрәк күле, дугалы басмасы, якты фонарьлары, уңайлы утыргычлары, такыр юлллары, чәчәкләре-гөлләре, хәтта зур фонтаны да булган чып-чын ял паркы үсеп чыкты.
Паркны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы сазлыкны урынны ял итү урынына әйләндерә алуларына сөенечен белдерде.
Бәйрәмнең аерым мәгънәсенә ия булган мизгеле Ана капиталы тапшыру иде. Район башлыгы сертификатларны тапшырганда , гаилә парларына бердәмлек, сабырлык, рухи ныклык, сәламәтлек һәм талантлы балалар булып үсүләрен теләде.ГХАТ бүлеге җитәчесе Р.З. Гайнуллина ,пенсия фонды җитәкчесе Г.М. Зиннурова Сертификат ияләре булган, әле күптән түгел генә кабаттан әти-әни булу бәхетенә ирешкән Иске Чәчкаб авылыннан Рәшит һәм Эльмира Зиннәтуллиннар, Кошманнан Илдар һәм Динә Вилдановлар, Мөрәле авылыннан Илнур һәм Альбина Сабировларны
ган Булатовлар белән Әхтәмкиннар гаиләләрен балалары туу шатлыгы белән белэн котладылар.
Олы Кайбыч авылыннан игезәк кызлары туган Раил һәм Лилия Нигъматовларны котлаган минутта һәркемнең игътибары бу бәхетле парда булгандыр мөгаен. Игезәк балалар туу һәркем өчен дә бик үзенчәлекле хәл бит. Без дә һәрбер әти-әнигә сабырлык һәм зирәклек, сабыйларга иман һәм саулык телибез!