Менделеевлылар парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтте

2015 елның 6 сентябре, якшәмбе

      Менделеевск шәһәренең  Ленин  скверы  шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге  өчен күңел ачу урыны булып тора. Монда җәяүләп йөрер өчен урын җитәрлек. 5 нче сентябрьдә мәйданда шәһәрдә яшәүчеләр һәм аның кунаклары  өчен парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтү уңаеннан  зур концерт программасы күрсәтелде.

Һәйкәл янында  бар кешегә дә билгеле көйләрне уйнаган тынлы оркестр янына тыңлаучылар җыелды.

      Чершинцев Валерий Сергей улы һәм Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы  дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Комитетының  рәисе Альберт Галимҗан улы Хабибуллин бәйрәмгә килгән халыкны котлап  аларга изге теләкләрен җиткерделәр.

      Төп мәйданчыкта “Музыкаль фиеста” башланып китте. Әти-әниләре, әбиләре үткәннәрне искә алган вакытта, балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Төрле персонажлар булып киенгән артистлар  бәйрәмгә ямь өстәде. Алар балаларның күңелләрен күтәрделәр һәм   теләге булган һәр кеше белән  фотографиягә төштеләр.

      Уйнап-көлеп арганнан соң төрле милләт ризыкларыннан авыз итәргә дә була иде. Шушында ук чәч үрү һәм буяу белән рәсем ясау буенча осталар булды. Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н. Миңнехановның  Татарстан Репспубликасының иң яхшы гаиләләре  белән очрашуында булган ирле-хатынлы Фадеевлар үзләренең күргәзмәсен оештырды.

       Парклар көне тәмамланды, ләкин парк яши һәм яңа кунакларны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International