Борисовларның алтын туе

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Алтын туй – ул парларның  50 ел бергәләп яшәве.  Үзләренең алтын туйларына җитә  алу күп кенә кешеләрнең хыялы. Тәтеш муниципаль  районында яшәүче Динә Николаевна һәм Николай Иванович 5 сентябрь көнне үзләренең соклангыч юбилейларын билгеләп үттеләр һәм районнан кунаклар кабул иттеләр. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова юбилярларны кайнар котлады һәм аларга котлау открыткасы, истәлекле сувенир һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.Юбилярларга алдагы тормышларында бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Шулай ук юбилярларга “ Ярату – ул яраткан кешеңнең тормышы белән яшәү” дип язылган медаль тапшырдылар.Борисовлар гаиләсе нәкъ  менә шушы сүзләрне тормыш девизы итеп алганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International