Сарман районы Рангазар авылының хөрмәтле кешеләре - хезмәт ветераннары Миңненур һәм Шәмгун Габдуллиннар бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларны бриллиант туйлары белән авыл җирлеге җитәкчесе Г.Б.Барыев котлады.
Хезмәт ветераннары Габдуллиннар үзләренең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаганнар. Алар ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларының куанычы белән яшиләр.
Без аларны бриллиант юбилейлары белән ихластан котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар куанычында тигез гомер итүләрен телибез.