Авырып үлүчеләр күбрәкме, әллә...

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

8 сентябрь көнне үлем очракларын киметү буенча район ведомстволары комиссиясенең чираттагы утырышында Зәйдә соңгы елларда һәм быелның 6 аенда халыкның үлеме белән бәйле сәбәпләргә нигезләнеп, аны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәштеләр. Район үзәк дәваханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Р. З. Гыйззәтуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда районда үлүчеләр структурасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары торса (29,8 процент), икенчедә – тышкы сәбәпләр (12,9), өченче урында - шеш барлыкка килү. Тышкы факторлар арасында (быелның 6 ае күрсәткечләре) суицид – 20, үтерү – 20, юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булу – 17,1 процент. Быел исә 48 кеше үзенә үзе кул салган.
Утырышта шулай ук шәһәр-районда онкологик авырулар торышы, аларны кисәтү чаралары турында мәсьәлә дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International