Менделеевск муниципаль районы башлыгы В. С. Чершинцев өлкән кешеләрнең һәрберсенә аерым игътибар күрсәтү мәмкинлеге булсын өчен 2015 нче елда өлкәннәр айлыгы игълан итте.
Шушы айлык кысаларында сентябрь аеның беренче ике атнасында барлык авыл җирлекләрендә һәм оешмаларда чәй өстәле артында очрашулар узачак. Бу очрашулар авыл җирлекләренең күбесендә инде уздырылды. Мәсәлән, 7 нче сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә Камай авыл җирлегенең “ Каменный замок” кафесында Камай авылының өлкән кешеләре һәм ветераннары өчен бәйрәм концерты һәм чәй мәҗлесе уздырылды.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Ахунзянов Илнар Мөхәммәтнур улы ачты.
“Өлкәннәр көне – ветераннарга аларның яшен искәртү түгел. Бу бәйрәм өлкәннәребезне хөрмәтләү, аларның яшь буынны тәрбияләүдә алыштыргысыз ярдәмнәре, авыл һәм район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерү көне. Без бүген авылыбызның өлкәннәре һәм ветераннары өчен шушы бәйрәмне оештыруыбыз өчен бик шатбыз, ” – диде ул.
Бәйрәмнең кунагы, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Гыйльмулла улы Хадиуллин Менделеевск районы җитәкчесе һәм үзенең исеменнән авыл халкын бәйрәм белән котлады. Ул аларга исәнлек-саулык, тынычлык һәм уңышлар теләде.
Бәйрәмдә катнашучылар уздырылган чараларда актив катнаштылар, бер-берсе белән аралаштылар. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.