“Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр”

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелды. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.

    Беренчеләрдән булып акциядә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, куб урташтырган вакытта никах теркәү турында гариза язучы яшь пар катнашты.

 Баулыда  шәфкатьле, мәрхәмәтле халык яши. Алар хәйрия акциясендә актив катнашыр  дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International