Хисамиева Камиләгә – 90 яшь

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Хисамиева Камилә Минһаҗ кызына 7 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Хисамиева Камиләнең ире Бөек Ватан сугышында катнашкан. 4 бала үстергәннәр. Хәзерге көндә Хисамиева Камилә кызы белән яши. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хисамиева Камиләнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International