ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Исәнлекләре чиклеләрнең декадасы  Баулыда концерт белән ачылды. Чара алдынна кичәгә килүчеләр өчен  башкарама комитеты, социаль яклау идәрәсе, ГХАТ бүлеге специалистларына, ЖКХ  хезмәткәрләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган иде.

Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Әниләр көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Бу көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үзәктә күргәзмә ачылды.

2015 елның  1 нче декабрь көнендә, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшүсмер илебезнең тулы хокуклы гражданына ия булды.  Бу вакыйганың ГХАТ идарәсендә уздырылуы символик мәгънәгә ия, чөнки монда һәр кеше, үзенең тормышындагы беренче документ – туу турында таныклык ала. Танталы рәвештә балаларга әти-әниләре, шәһәребезнең кунаклары алдында – Рәсәй Федерациясенең гражданины   паспорты тапшырылды.

1 нче декабрь – бердәм гражданнарны кабул итү көне. 2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне, бөтен ил буенча партия вәкилләре Бердәм гражданнарны кабул итү көнен үткәрәләр. Бердәм гражданнарны кабул итү көнендә Түбән  Кама шәһәре һәм Түбән Кама Муниципаль районы да катнашты.

1 декабрь – “Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Бердәм кабул итү көннәре узды. 

Алтын һәм бриллиант туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һэм акчалата бүләк тапшырылды.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Чүпрәле районының мәдәният сарае сәхнәсендә язмыш тарафыннан билгеләнгән олы да, катлаулы да сынауларны үткән – игезәк балалар тәрбияләп үстерүче Әниләрне котладылар. Олы хөрмәткә лаек булган әниләрне район башлыгы кайнар котлады, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Шушы әниләр арасында 2 пар игезәк балалар (1 пар кызлар, 1 пар малайлар) тәрбияләп үстерүче Нәзирә апа Камаловада бар. Биш бала тәрбияләп үстергән, аларны олы тормышка озаткан ана бүгенгесе көндә лаеклы ялда.

Балык Бистәсе районы Олы Кульга авылының иң күркәм гаиләсе дип Чумаковларны атап була. Инде менә 50 ел Виктор Николаевич белән Нина Васильевна тормыш сукмагыннан янәшә атлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International