Бу көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үзәктә күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кулы белэн эшләнгән картиналар урын алды. Әлеге балалар - Казан шэһәренең 2 нче номерлы художество мәктәбе укучылары Нәҗипова Айсылу белән Сибгатуллина Рената. Әлеге яшь рәссамнарның талантына, тормышны яратуына сокланмый мөмкин түгел. Балалар дөньяга карашларын, әйтәсе килгэн фикерләрен шушы рәсемнәр аша безгэ җиткерәләр. Күргәзмәдә актив катнашканнары өчен талантлы кызлар грамотага һәм бүләккә ия булдылар.