Нурлатта Гражданнарны бердәм кабул итү көне узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

1 декабрь – “Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Бердәм кабул итү көннәре узды. 

 Партиянең Нурлат җирле бүлекчәсендә дә кабул итү иртәдән зур җанлылык белән башланды. Мәдәният сараенда кабул итүне җирле бүлекчә секретаре, район башлыгы Равил Кузюров , ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов, район һәм шәһәр Советы депутатлары, башкарма хакимият органнары, юридик хезмәт, социаль службалар, прокуратура вәкилләре һәм җитәкчеләре башлап җибәрделәр. Берүк вакытта авыл җирлекләренең административ биналарында  башлангыч бүлекчәләрнең җәмәгать кабул итү бүлмәләре дә эшләде, авыллар халкы Skype аша сорауларын турыдан-туры төрле дәрәҗә депутатларга бирә алдылар.
Граҗданнарны кабул итү график буенча көн азагына кадәр дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International